Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Балтач район Советы утырышында катнашты

2017 елның 17 феврале, җомга

17 февральдә Балтач  муниципаль район Советының 2016 елда  социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган  бурычлар буенча утырышы булды. Татарстан Республикасы министрлыгыннан Совет утырышында  доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.  Ул үзенең чыгышында министрлыкның федераль һәм региональ дәрәҗәдә гамәлдә булган эшмәкәрлекне, инфраструктураны яклау программаларын яклау линиясе буенча  алып барган эше турында сөйләде («Лизинг-грант», «Программа 6,5» һәм башкалар).

Министр урынбасары җирле үзидарә органнарын районның эшмәкәрлек берлекләре белән бергә заявкалар бирү барышында  активрак катнашырга, сатып алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, Биржа мәйданчыкларының һәм МСП Порталының яшәп килгән мөмкиклекләрен кулланырга, Россия Саклык Банкының «Бизнес класс» һәм «Google» компаниясенең мәгариф проектында  катнашу кысасында  һөнәри осталыкны арттырырга, яшьләр инновацион үзәге төзү юлы белән инновацион эшмәкәрлек инфраструктурасын үстерергә, соңгы нәтиҗәсендә районның конкуренциясе үсешенә китергән экспорт эшчәнлегендә катнашуны киңәйтергә чакырды.

Болардан тыш, ул җаваплылыкның барлык дәрәҗәләрендә кабул ителгән  карарлар һәм гамәлләрне, стратегик бурыч – район һәм халык үсеше карарлары кысасында хәл итәргә кирәклеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International