Россия ФАСы: Татарстан Республикасы проконкурент региональ практикаларының «ак китабында»

2017 елның 17 марты, җомга

Монополиягә каршы законнар бозылуны кисәтү максатыннан чыгып, Россия ФАСы проконкурент һәм конкурентлыкка каршы региональ практикаларның 2013–2015 еллар өчен беренче тапкыр төзелгән «Ак һәм кара китапларын» күрсәтте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 28 декабрендә 2579–р күрсәтмәсе белән расланган «Юл картасы»н «Конкуренцияне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» кысасында, Россия ФАСы конкуренцияне үстерүгә юнәлтелгән иң яхшыларны һәм конкуренциягә каршы характердагы практикасы булган Россия Федерациясе субъектлары дәүләт власте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының кабул иткән актларын һәм проконкурент һәм конкурентлыкка каршы региональ практикаларны гамәлгә ашыруда иң начарларын ачыклау һәм бастырып чыгару инициативасы белән чыкты.

Монополиягә каршы органнар инициативасы алга таба үсеш алды – проконкурент һәм конкуренциягә каршы региональ практикаларның ярашлы «ак һәм кара китаплары» әзерләнде.

Өч еллык мәгълүматларга анализ ясап (2013-2015 еллар), шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасы ел саен «ак китапта» күрсәтелгән.

Шуны өстик, «ак китап» Россия Федерациясе субъектларының конкуренция үсеше Стандартларын үзләштерү буенча уздырган эшләрен, конкурентлык сәясәтенең региональ аспектларын һәм башка уңай практикаларын исәпкә алып ясалган.

Әлеге китаплар белән Россия ФАСының рәсми сайтында танышырга була –  http://fas.gov.ru/vazhnaya-informacziya/otkryitaya-kniga/belaya-i-chernaya-knigi.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International