Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләр үсеше буенча идарәчеләр командасын укыту буенча программада катнашучылар алдында лекция укыды

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче профессиональ әзерлек программасында катнашучылар алдында лекция укыды. Лекция “Иң яхшы практикалар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына багышланган иде.

Илдар Халиков бүген лекция барышында Татарстанда моношәһәрләрне үстерү тәҗрибәсе, аларда тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде. Ул искә төшергәнчә, бүген Татарстанда 7 моношәһәр бар - Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Түбән Кама, Кама Аланы, Менделеевск һәм Яшел Үзән. Һәрберсендә индустриаль сәнәгать мәйданчыклары булдырылган һәм алар эшли. Бүгенге көндә республикада шундый 62 мәйданчык бар, барлыгы анда 354 компания-резидент эшли. Илдар Халиков “Мастер” Кама индустриаль паркын (Чаллы) аерым билгеләде, аның мәйданы 640 мең кв. м, 250 дән артык резидент һәм 2016 ел нәтиҗәләре буенча 45 млрд табыш булган.

2016 елда Татарстанда индустриаль сәнәгать мәйданчыкларындагы компания-резидентлар 167 миллиард сумлык продукт җитештергән.

ТР Премьер-министры белдергәнчә, республика җитәкчелеге һәр проектның тормышка ашуын контрольдә тота. Нәкъ менә шундый җитди юл Чаллыга “социаль-икътисади үсештә узып киткән территория” статусына лаек булган Россиянең беренче шәһәре булу мөмкинлеген бирде.

Лекция азагында Илдар Халиков сорауларга җавап бирде.

Аерым алганда, бу чарада катнашучылар Иннополис шәһәре, Татарстан бюджетыннан инвестицион проектларның финанслануы, Кытай инвесторлары белән хезмәттәшлек турында кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International