«Татэнерго» АҖ директорлар Советының 2016 ел нәтиҗәләре буенча утырышы булды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

 Министр  урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов 30 мартта булган  «Татэнерго» АҖ директорлар Советының чираттагы утырышында катнашты.

Чараны уздыру урыны  Зәй ГРЭСы булды, чөнки илнең бу зур станциясен модернизацияләү компания өчен бик мөһим мәсьәлә  булып кала.

«Татэнерго» АҖ директорлар Советы утырышы барышында  Зәй ГРЭСын якындагы перспективада зыянсыз эшләү режимына чыгару чаралары турында тәкъдимнәр күрсәтелде.

Болардан тыш, «Татэнерго» АҖ директорлар Советы әгъзалары  2016 ел нәтиҗәләрен һәм шулай ук станциянең ышанычлылыгын арттыру һәм аварияләрсез эшләвен булдыру чаралары турында мәсьәләләрне карады. Утырышта  2015-2020 елларда компания кабул иткән энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру  программасы турында сөйләделәр. Ул төп җиһазларны модернизацияләү юлы белән электр энергиясен бирү һәм чыгымнарны киметүне, җиһазлар элементларын ремонтлау һәм торгызу, үз ихтыяҗлары өчен энергия куллануны киметүне, җиһазлар киеренкелеген оптимизацияләүне, шулай ук җылылык югалтуны киметүне күзаллый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International