Казанда дөньяның 35 иленнән экспертлар дәүләт һәм муниципаль идарәдә инновацияләр кертү турында сөйләшү алып барачак

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

18еннән20 майга кадәр Казан федераль университетында NISPAcee «Дәүләт секторында идарә инновацияләре» NISPAcee халыкара оешмасының  (InnovationGovernanceinthePublic (InnovationGovernanceinthePublicSector) ел саен уздырыла торган 25нче конференциясе була.

NISPAcee –бу Үзәк һәм Көнчыгыш Европада дәүләт идарәсе институтларының һәм мәктәпләренең тулы бер челтәре, аңа UNPAN (дәүләт идарәсен аккредитацияләү буенча Европа ассоциациясе) региональ үзәге булган 150дән артык оешма керә.  Төп миссиясе  – ел саен тәҗрибә уртаклашу, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә белгечләр әзерләү юлы белән нәтиҗәле дәүләт идарәсе концепциясен алга җибәрү.

NISPAcee конференциясенең быел төп темасы дөньяның төрле илләре хөкүмәтләренең сәяси-идарә карарларына яңа технологияләр һәм яңача караш булып торачак. NISPAcee чараларының максаты – дәүләт идарәсе актуаль проблемаларын оптималь хәл итүне эзләүдә барлык көчне берләштерү,  белем һәм осталык тәҗрибәсе белән уртаклашу. Конференция кысасында дәүләт, региональ идарә һәм җирле үзидарәне, регионара хезмәттәшлекне реформалаштыру, дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, идарә процессына  IT-технологияләр кертү кебек аспектларны карау планлаштырылган.

Конференция Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 18 майда 9.00 сәгатьтә була (Бутлеров урамы, 4нче йорт). Пленар утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фарит Мөхәммәтшин (расланган) һәм  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Конференциядә катнашучылар составына 35илдән 150дән артык кунак кертелгән: Үзәк һәм Көнчыгыш илләре, АКШ, Франция һәм ЮАР,  ООН, Дәүләт идарәсе мәктәпләре һәм институтлары Халыкара Ассоциацияләре (IASIA),  Франциянең  дәүләт гражданлык хезмәте мәсьәләләре буенча милли үзәк   (CNFPT), Дәүләт идарәсе Америка җәмгыяте (ASPA) вәкилләре, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренең уннан артык университеты ректорлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International