2017 елның гыйнвар-апреленә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы әзерләнде

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның гыйнвар-апреленә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше айлык рейтингын әзерләде.

2017 елның гыйнвар-апрель айлары өчен гомуми рейтингта лидерлык позицияләрен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алды.

2017 елның гыйнвар–апрель айларында рейтингта зур үзгәрешләргә  Теләче (+16 позиция), Чистай (+13 позиция) һәм Мамадыш (+8 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруы белән аңлатыла: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе һәм хезмәт хакын сатып алу мөмкинлегенең артуы белән һәм башкалар.

Рейтингта Ютазы (–13 позиция),  һәм Алексеевск (–11 позиция) муниципаль районнарының хәле начарайды. Әлеге начараю теркәлгән эшсезлекнең артуы, файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданның кимүе, хезмәт хакының сатып алу мөмкинлегенең кимүе белән аңлатыла.

Бер җан башына исәпләгәндә республика буенча төялгән продукция күләме уртача  176,62 мең сум тәшкил итте, республиканың  муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча аеруча югары нәтиҗәләргә Әлмәт (1028,53 мең сум), Түбән Кама (551,89 мең сум) һәм Алабуга  (407,93 мең сум) муниципаль районнарында ирештеләр.

2017 елның 1 мае торышы буенча республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе  0,72% тәшкил итте.  21 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк тора. Эшсезлекнең иң аз күләме Лаеш (0,19%),  Актаныш (0,29%) һәм Югары Ослан  (0,37%) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң зурысы  – Алабуга (1,42%), Ютазы (1,36%) һәм Баулы (1,34%) муниципаль районнарында.

2017 елның гыйнвар–апрелендә Татарстан Республикасында бер җан башына исәпләгәндә   0,212 кв.метр гомуми мәйданда торак мәйдан файдалануга тапшырылган. Бер җан башына иң күп торак мәйдан  Питрәч (2,13 кв.метр), Лаеш (1,38 кв.метр) һәм Югары Ослан (0,60 кв.метр) муниципаль районнарында файдалануга тапшырылганах.

Хезмәт хакының сатып алу сәләте  (МПБга уртача хезмәт хакын исәпләү) 2017 елның гыйнвар–мартында 2,11тапкыр тәшкил итте. Әлеге күрсәткечнең иң югарысын  Тукай (2,92 тапкыр), Лаеш (2,87 тапкыр),  Яңа Чишмә (2,89 тапкыр) муниципаль районнары, иң азын  Кама Тамагы  (1,51 раз)  муниципаль районы күрсәтте.

Рейтинг белән җентекләбрәк «Социаль-икътисади үсеш фаразлаулары һәм нәтиҗәләре» бүлегендә, «Территориаль үсеш» бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International