19 июньдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында составында Новгород өлкәсе икътисади үсеш департаменты җитәкчесе Евгений Богданов һәм кече эшмәкәрлекне яклау Новгород фонды идарәсе Рәисе Григорий Степанов булган Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашу булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов уздырып, аның барышында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм индустриаль парклары яшәеше өлкәсендә, электрон сәүдә мәйданчыклары эшләве буенча тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре каралды.
Болардан тыш, 19-20 июньдә делегация Татарстан Республикасы сәнәгать, инновацион инфраструктура һәм бизнесны яклау институтларының әйдәп баручы объектларында булачак: югары технологияләр өлкәсендә «IT-парк» технопаркы, бизнес өчен күп функцияле үзәк (МФЦ), «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» НО, Иннополис шәһәре, «КИП-Мастер» индустриаль паркы һәм башкалар.