Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлавы

2017 елның 24 июне, шимбә

Хөрмәтле уйлап табучылар һәм рационализаторлар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәм – уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлыйм.

Бу республиканың  инновацион берлеге өчен мөһим вакыйга.

Һичшиксез, Татарстанның икътисади үсеше, беренче чиратта, республика предприятиеләренең уңышлы эше белән билгеләнә. Аларның продукциясенең  конкурентлыкка сәләтлелеге һәрвакыт чит илләр, Россия регионнары белән үзара сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр үсеше өчен әйбәт базасы һәм республика икътисади үсешенең төп критерие булып тора.

Без тулы хокук белән илебезнең интеллектуаль капиталын туплаган,  технологияләр үсешенә үз өлешен керткән, предприятиеләрнең һәм ил сәнәгатенең  конкурентлыгын арттырган кешеләр белән горурланабыз.

Ил фәне һәм технологияләре үсеше  Татарстан Республикасының мөһим  приоритетлары исәбенә керә. Шуңа күрә милли икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру һәм чыгарылган продукциянең конкурентлыгын тәэмин итү  интеллектуаль милекне үстермичә мөмкин түгел.

Татарстан Республикасында инновацияләрне коммерциализацияләү өчен шартлар тудыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 мартындагы карары белән  «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы икътисади үсеше һәм  инновацион икътисад» дәүләт программасының «2016-2020 елларда Татарстан Республикасында  интеллектуаль милек базары үсеше» подпрограммасы кабул ителде.

Программаның төп максаты булып интеллектуаль милек белән нәтиҗәле идарә итү юлы белән Татарстанның икътисади өстенлеген булдыру тора. Әлеге программаны гамәлгә ашыру массакүләм уйлап табучанлыкны һәм   рационализаторлык эшчәнлеген торгызырга һәм активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кадерле уйлап табучылар һәм рационализаторлар, сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, иҗат илһамы, яңа уңышлар һәм ачышлар телим!

Чын күңелдән Сезнең,

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International