2017 ел гыйнвар-май өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре социаль-икьтисади үсеше рейтингы әзерләнде

2017 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-мае өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының социаль-икьтисади үсешенең айлык рейтингы әзерләнгән.

Гомуми рейтингта 2017 елның гыйнвар-маенда лидерлык позициясен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын), һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алды.       

2017 елның гыйнвар-маенда урыннар алуда аеруча зур үзгәрешләргә Балтач (+12 позиция), Зеленодольск (+10 позиция) һәм Әтнә һәм Мамадыш (+7әр позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе һәм авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең артуы һәм башкалар белән аңлатыла.

Рейтингта Буа һәм Тәтеш (8әр позиция), Чүпрәле, Әлки, Чистай. (5әр позиция) муниципаль районнарында хәл начарайды.

 Әлеге теркәлгән позицияләр эшсезлекнең артуы, төп капиталга инвестицияләрнең, авыл хуҗалыгы тулай продукциясе һәм башкаларның кимүе белән аңлатыла.

Бер җан башына төялгән продукция күләме 222,26 мең сум тәшкил итте, рейтингта республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча аеруча югары күрсәткечкә Әлмәт (1303,22 мең сум), Түбән Кама (693,22 мең сум), Алабуга (523,49 мең сум) муниципаль районнарда ирештеләр.

 2017 елның 1 июне торышы буенча республикада теркәлгән эшсезлек торышы 0,67% тәшкил итте.

24 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республиканыкыннан түбәнрәк. Теркәлгән эшсезлекнең чагыштырмача түбән күрсәткечен Лаеш (0.19%), Актаныш (0,28%), Югары Ослан (0,34%) муниципаль районнарда күрсәттеләр. Иң зурысын – Ютазы (2,31%), Алабуга (1,28%) һәм Баулы (1,17%) муниципаль районнарда.

2017 елның гыйнвар-маенда Татарстан Республикасында бер җан башы исәбеннән файдалануга 0,239 кв.метр гомуми торак  мәйдан файлалануга тапшырылды

Бер җан башына аеруча зур торак мәйданны Питрәч (2,21 кв.метр), Лаеш (1,47 кв.метр) һәм Югары Ослан  (1,37 кв.метр) муниципаль районнарында тапшырдылар.

Рейтинг белән «Социаль-икьтисади үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлаулары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә тулырак танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International