Салым бурычлары турында КФҮ аша белергә мөмкин

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында салымнар буенча бурыч барлыгы турындагы белешмәләрне быелның июль аеннан башлап "Минем документлар" (КФҮ) теләсә кайсы офисында тәгаенләргә була. Бурыч турындагы белешмәләр дәүләти һәм муниципаль түләүләр турында федераль мәгълүмат системасыннан бирелә. КФҮ яңа хезмәте тиешле рәвештә тиз арада гамәл кылу мөмкинлеген бирә - йә бурычны түләргә, йә аңлатма бирүне сорап, Салым органнарына мөрәҗәгать итәргә.

Бурычны КФҮ үзендә турыдан-туры да түләргә мөмкин: банк терминаллары һәм кунак компьютерлары аша (Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булган очракта).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International