Урта эшкуарлык субъектлары даирәсен киңәйтү турында Федераль закон Федерация Советы тарафыннан хупланды

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Федерация Советы утырышында Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Сәүдә-сәнәгать министрлыгы һәм ФСХ белән берлектә әзерләнгән, "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" ФЗ хупланды.

Документ РФ Хөкүмәте раслаган җиңел сәнәгатькә ярдәм итү программасына нигезләнеп эшләнгән.

Җиңел сәнәгать өлкәсендә төп эшчәнлекне гамәлгә ашыручы һәм хезмәткәрләренең уртача исемлек саны федераль законнарда урта предприятиеләр өчен билгеләнгән чик күрсәткечләрне артып китә торган оешмалар урта эшкуарлык субъектларына кертелергә мөмкин, дип карала.

Әлеге чара җиңел сәнәгатьтә җитештерүне модернизацияләү һәм яңаларын булдыру буенча инвестиция проектларына адреслы ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.

"Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" 209-ФЗ номерлы Федераль законда хуҗалык итүче субъектларны кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) субъектлары категориясенә кертү өчен кулланыла торган күрсәткечләрнең чик дәрәҗәләре билгеләнгән. Алдагы календарь елы өчен эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керем күләме буенча: 120 миллион сумга кадәр - микропредприятиеләр, 800 миллион сумга кадәр - кече предприятиеләр, 2 миллиард сумга кадәр - урта предприятиеләр. Алдагы календарь елы өчен хезмәткәрләренең уртача исемлек саны буенча: 15 кешегә кадәр - микропредприятиеләр, 100 кешегә кадәр - кече предприятиеләр, 250 кешегә кадәр - урта предприятиеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International