Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын арттыру буенча эшче төркемнең утырышы булды

2017 елның 28 июле, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын арттыру һәм ТРда «Ачык Татарстан» проектын гамәлгә ашыру  буенча эшче төркеменең ведомствоара  утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов катнашты.

 Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләвенчә, электрон төр дә хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрне арттыра, дәүләтнең һәм гражданнарның вакытлыча һәм финанс чыгымнарын кыскарта. 

«Бүген республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында 240 хезмәт һәм сервис күрсәтелә. 2017 елның  беренче ярты еллыгында Татарстанда яшәүчеләр электрон формада 55 милионнан артык хезмәт алды. Үсеш 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда 41 процент тәшкил итә», - дип хәбәр итте ул. 

Алексей Песошин 2015 елның 1 декабрендә ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән дәүләт, муниципаль һәм социаль билгеләнештәге хезмәтләрне электрон формага күчерү чаралары кабул ителүен искә төшерде. Әлеге эшнең максаты  - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу механизмнарын кулланучы гражданнар санын 2018 елга 70 %ка кадәр  җиткерү. 

«Шул планнан чыгып, электрон формада хезмәтләрнең паспортлары проектлары эшләнде һәм рәсми тәртиптә килешү өчен ведомствоара эш төркеме әгъзаларына җибәрелде. Эш төркеме билгеләгән кимчелекләргә ярашлы рәвештә паспортлар проектлары эшләп бетерелде. Алдагы эш өчен әлеге проектларны ахырга кадәр расларга кирәк», - диде ТР  Президенты вазифасын башкаручы. 

Алда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формага күчерү барышы турында төп доклад белән ТР вице-премьеры – ТР  информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә республика яшәүчеләре арасында  «Электрон көндәлек» һәм  «Табиб кабул итүенә язылу» иң популяр сервислары булып калуын билгеләде. Мәсәлән, 2017 елның гыйнвар-июнендә ата-аналар  19,1 млн. тапкыр балаларының  билгесен карады, ә табиб кабул итүенә электрон ресурслар аша татарстанлылар  6,9 млн. тапкыр язылды.

Хисап чорында халык  53 мең тапкыр балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенә укомпенсация алуга электрон гариза бирүдән файдаланды. Хезмәт 2016 елның 1 июленнән кертелде һәм кыска гына вакыт эчендә гариза бирү хезмәтләре арасында иң популярына әйләнде.

Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, бүген түләнгән түләүләр суммасының нык артуы күзәтелә. 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 1,5 тапкыр артты һәм  8 млрд. сум тәшкил итте. Гражданнар күп очракта ТКХ хезмәтләре һәм балалар бакчасы өчен түли.

Министр 2017 елда табиб кабул итүенә язылу хезмәтен, шулай ук халыкны социаль яклау өлкәсендә хезмәтләрне оптимальләштерү буенча эур эш башкарылуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта төзелеш өлкәсендә, шулай ук гариза бирү хезмәтләрен оптимальләштерү бара: балалар бакчасына чиратка басу, архив һәм ауга рөхсәт алуга гариза бирү буенча. Якындагы вакытта куркыныч, авыр һәм зур габариттагы йөк ташу  хезмәтен башкаручы  транспорт чарасы йөри торган җирле автомобиль юллары буенча йөрүгә рөхсәт бирүгә дәүләт пошлинасы түләү мөмкинлеге биреләчәк. Өстәмә бонус булып әлеге дәүләт пошлинасын түләүгә скидка  30% булачак. Болардан тыш, административ комиссияләргә штрафлар һәм үзсалым взнослары кебек күп соралган түләүләрне башкару мөмкин булачак.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау максатыннан  «Микрозаймнар» һәм «Күп профильле шәһәрләр өчен лизинг-грантлар» программалары буенча дәүләт ярдәме чаралары электрон формага күчерелде инде.

Татарстанның Элемтә министрлыгы башлыгы 2017 елда ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында  һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатын бәяләү сервисының гамәлгә ашыруның планлаштырылуын ассызыклады. Табиб кабул итүенә порталдан яисә мобиль кушымтадан язылучы кулланучылар табибта кабул итүдә булганнан соң күрсәтелгән хезмәткә бәя бирә алачаклар.

Роман Шәйхетдинов Информатизация һәм элемтә министрлыгының «Татарстан Республикасында санлы икътисад» региональ дәүләт проектын эшли башлавын хәтергә төшерде. Программага 9 юнәлеш кертеләчәк, алар арасында – дәүләт идарәсе, информацион инфраструктура,дәүләт хезмәтләре, санлы сәламәтлек саклау һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International