Партнерлар челтәре – бердәм фәнни–технологик карарлар буенча икътисадның реаль секторы компанияләре барлыкка килә

2017 елның 11 августы, җомга

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы партнерлар челтәре  – Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру максатыннан фәнни-технологик бурычларны бердәм хәл итү буенча икътисадның реаль секторы компанияләрен төзи. Стратегия Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 1 декабрендәге 642нче Указы белән расланган.

Бизнесны киңәйтүнең потенциаль мөмкинлекләре: фәнни-техник бурычларны хәл итү аша продуктлар, хезмәтләр һәм технологияләр чит ил һәм Россия базарларына чыгуны яисә киңәйтүне күргән компанияләр партнер була ала.

Партнер куйган бурыч түбәндәгечә булырга тиеш:

  • амбициоз – продукциянең, товарлар һәм хезмәтләрнең сизелерлек сыйфатлы үзгәрешләрен күрә белү, продукциянең үзенең яисә аны җитештерү, транспортировкалау, саклау һәм утильләштерү процессларының төп характеристикасын үзгәртүгә ирешү;
  • яңача – технологик карарлар кабатланырга тиеш түгел, яисә шушы карарларны приниципиаль яңасына алмаштыруны планлаштыру;
  • риск – аны инженерлык һәм конструкторлык ысуллары белән хәл итү күзалланмаска – ул тикшеренүләр һәм эксперименталь разработкалар таләп итәргә тиеш.

Өлкәара киң мәгънәгә ия булган – «үтәли җил» технологияләре булган технологияләр төзүгә юнәлтелгән һәм фәнни-технологик үсеш приоритетларын һәм аерым Стратегияләрен гамәлгә ашыруны тәэмин  иткән бурычлар өстенлекле була.

Бурычларның яңалыгын, рискларга бирешүчәнлеген һәм амбициозлыгын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни басмаларның «киң мәгълүматын» һәм патент мәгълүматын исәпкә алып, фән һәм технология өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны җәлеп итеп алып барачак. Мәгълүматның конфиденциальлеген саклау максатыннан экспертлар белән аралашу тәртибе һәр партнер белән  аерым билгеләнәчәк.

Бурычлар төзегән һәм тәкъдим иткән партнерлар белән бергә Россия Белем һәм фән министрлыгы аларның карары буенча фән һәм белем бирү оешмалары тәкъдимнәренең ачык конкурсын оештыра, тикшеренүләр һәм разработкалар стадияләре рискларын бизнес-берләшмәләр белән бүлешеп, карарларның технологик әзерлеге дәрәҗәсеннән чыгып, 30дан алып 70%ка кадәр күләмдә проект-җиңүчеләрне финанслауны тәэмин итә.

Проектлар барышында алынган интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә бөтен хокуклар яңа продуктлар, товарлар, хезмәтләр һәм технологияләр базарына кертү  максатыннан чыгып, партнерга биреләчәк. Эшләр барышында төзелгән интеллектуаль милеккә хокукны бирү тәртибе һәм шартлары бары тик тикшеренүне башкарган партнер һәм фәнни оешма тарафыннан билгеләнә.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән озак вакытлы партнерлык компанияләргә шулай ук түбәндәгеләрне дә  бирә:

  • чит ил патентлары чыгымнарын компенсацияләүче субсидияләр алу;
  • салым ташламаларын, тикшеренүләргә һәм разработкаларга чыгымнарны списать итү коэфициентын арттырып куллану;
  • Россия һәм чит ил чараларында катнашуга, эш нәтиҗәләрен генә түгел, ә компанияләрнең үзләрен дә яктырту һәм алга җибәрү.

Компания алдына куелган һәм фәнни хәл итү таләп ителгән бурычлар электрон формада  –  http://tematika.fcpir.ru порталы аша яисә түбәндәге электрон почта буенча бирелергә мөмкин: tematika2018@fcntp.ru

Бизнес-берләшмәләргә таләп ителгән фәнни-техник бурычларны җыю, экспертиза, партнерлык килешүләре нәтиҗәсе, карарларны эзләү буенча фәнни оешмалар арасында конкурслар оештыру даими нигездә алып барыла.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының партнерлар белән төзелә торган килешүләрнең типовой проектлары белән түбәндәге чыганакта танышырга була: http://www.fcntp.ru

Проект-тематик тәкъдимнәр әерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр «Фәнни-техник программалар дирекциясе» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең оештыру функциясен башкаручы   белгечләр тарафыннан түбәндәге телефон аша 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр алып барыла: 8 (499) 702-86-95, яисә түбәндәге электрон адрес буенча: tematika2018@fcntp.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International