План органнары барлыкка килүгә 95 ел!

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Чын йөрәктән Сезне истәлекле дата – план органнары барлыкка килүгә 95 ел тулу белән котлыйм! Бу чор республика тормышында һәм, тулаем алганда, ил язмышының барлык өлкәләрендә тамырдан үзгәрешләр барлыкка килгән тулы бер дәвер. Һәр тарихи этапта ведомство алдында төрледән төрле мәсьәләләр килеп баса, ләкин аларның барысы да республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга кайтып кала.

Татарстандагы план органнарының күп еллык гореф-гадәтләрен дәвам иттереп, Икътисад министрлыгы республиканы үстерү стратегиясен формалаштыру, дәүләт белән идарә итүдә нәтиҗәлелекне арттыру, икътисадны инвестицион һәм инновацион үстерү өчен иминлекле шартлар тудыру, икътисадның тотрыклы, балансланган рәвештә, гармонияле үсеше өчен шартлар булдыру өстендә уңышлы гына эшләп килә.

Әлбәттә инде, республикабызның югары казанышларында үзләренең хезмәте һәм профессиональлеге белән көн саен үз өлешен кертә торган һәм керткән, яңа заман үзгәрешләренә һәм авырлыкларына бирешмәгән Икътисад министрлыгы хезмәткәрләренең һәм ветераннарының көче зур. Мин ышанам, алга таба да Икътисад министрлыгы коллективы үз эшенә тугры калачак һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын саклау һәм арттыру өчен көченнән килгәннең барысын да эшләячәк.

Ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телисе килә, алга куелган планнарыгыз һәм ниятләрегез гамәлгә ашсын, иминлек һәм республикабыз өчен алга таба да уңышларга ирешүегезне телим.

95 ел элек, 1922 нче елның 24 августында, ТАССР Дәүләт планы турында нигезләмә раслана, аның вәкаләтләренә ЭКОСО (Икътисадый киңәшмәләр) һәм ТАССР СНК тапшыру өчен республика хуҗалыгын үстерүнең киләчәк һәм агымдагы гомуми планнарын алдан эшләү мәсьәләләре керә. Үз эшчәнлегенә старт биргәндә ТАССР Дәүләт планы 6 бүлектән тора – авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать, хәбәрлек юллары һәм гражданлык корылмалары, финанс-бюджет, җирле төбәкнең җитештерү көчләрен өйрәнү.

Сугыштан соңгы елларда икътисадый кризисны җиңеп чыккач социалистик төзелешнең яңа этабы сәнәгатьне өлешчә модернизацияләүдән киң индустриальләштерү өлкәсенә күчүне таләп итә. Аның масштаблары төгәл планлаштыруны таләп итә. Икътисадый сәясәт органнарының, шул исәптән Дәүләт планының да роле арта.

1926-1930 нчы елларда Татарстанның Дәүләт планы ведомство каршында торучы бурычларның яңа дәрәҗәсенә һәм масштабына бәйле рәвештә үзгәртеп корыла. 1926 нчы елда аңа – ЭКОСО, 1930 нчы елда ТАССР Үзәк статистика идарәсе килеп кушыла.

1928 нче елдан башлап планлаштыру органнарының роле икътисад белән идарә итү сәясәтендәге принципиаль рольләрнең берсенә әверелә: бишьеллык планнар системасы кертелә, беренче бишьеллык башланып китә.

1941 нче елның 22 июнь иртәсендә хуҗалык җитәкчеләре алдында яңа бурычлар барлыкка килә. Фронт ихтыяҗлары өчен икътисадны мобильләштерү эше башлана. Татария иң әһәмиятле тыл базаларының берсенә әверелә. Ул күп кенә эвакуацияләнүче предприятиеләрне кабул итү, урнаштыру һәм аларны тиз арада сафка бастыру максатына ирешә. Сугыш тәмамланганнан соң икътисадны дөнья рельсларына күчерү дәүләтнең икътисадый сәясәтендә әһәмиятле бурыч булып тора.

1960 нчы еллар уртасыннан башлап 1980 нче еллар башына кадәрге чорда уртача-консерватив курс тормышка ашырыла, шул исәптән икътисад өлкәсендә дә. Сәнәгать белән идарә итү яңадан тармак принцибына нигезләнеп төзелә башлый, 1965 нче елда хуҗалыкны үзгәртеп кору эшләре башланып китә, гамәлгә яңа элементлар кертелә – матди стимуллаштыру, хуҗалык исәп-хисабы, табыш.

1985-1991 нче елларда булып узган, социализмны яңарту буларак тормышка ашырылган үзгәртеп кору эшләре илдәге иҗтимагый-сәяси стройның һәм икътисад системасының алмашынуына китерә. 1990 нчы елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан Республиканың дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителү сәясәт өлкәсе өчен генә түгел, икътисад өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелә. Идарә һәм икътисад кризисы шартларында Татарстан мөстәкыйль рәвештә республикадагы барлык тормыш өлкәләрен илдә барлыкка килгән вәзгыятькә яраклаштыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә керешә.

Мөстәкыйль икътисадый сәясәтне тормышка ашыру дәүләт белән идарә итүнең яңа системасын формалаштыруны таләп итә. 1991 нче елның 7 февралендә ТАССР Дәүләт планы Татар ССР Икътисад буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. 1996 нчы елның июнендә комитетның статусы министрлык дәрәҗәсенә җиткерелә. Ике елдан соң икътисад министрлыгы составында сәнәгать департаменты барлыкка килә, ә ведомство үзе ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы дип атала башлый.

2007 елның 10 июленнән башлап, Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасына үзгәрешләр кертү турында" ПУ-347 номерлы Указы нигезендә Икътисад министрлыгы төзелә, аңа Татарстан Республикасын икътисадый үстерү белән идарә итү, инвестиция эшчәнлеге, республиканың максатчан программаларын формалаштыру һәм федераль дәрәҗәдәгеләрен формалаштыруда катнашу буенча дәүләт сәясәтен эшләү функцияләре тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International