Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Россия төбәкләрендә ивестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен "Бер тәрәзә" булдыру" темасына семинар узды. Анда инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестияция проектларын тәэмин итү механизмнары, аларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру этаплары, шулай ук килешүләр төзү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның юллар картасы турында фикер алышынды.
Семинарда доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Конкурсның Оештыру комитеты рәисе урынбасары Олег Ховалкин, шулай ук "Саклык банкы" ГАҖ вәкиле Михаил Юрков һәм "ВСК" САҖ Корпоратив иминләштерү үзәгенең Казан филиалы вәкиле Светлана Луговнина чыгыш ясады.
Чара "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсының Оештыру комитеты катнашында үткәрелде.