Яшел Үзән яңа резидент көтә. OZON интернет-кибете АСИҮТ логистика үзәге ачарга ниятли

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев OZON интернет-кибете вәкилләре белән очрашты. Очрашу кысаларында "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә компаниянең яңа логистика үзәген төзү перспективалары каралды. Оешманы "Яшел Үзән" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе кызыксындырган, чөнки аның резидентлары шактый өстенлекләргә ия. Алар өчен керемгә киметелгән салым ставкасы, оешмалар мөлкәтенә салымны һәм җир салымын түләүдән азат итү, 7,6% күләмендә иминият взносларының киметелгән тарифлары каралган.

Делегатлар төп өстенлек буларак шулай ук сәнәгать мәйданчыгының уңайлы урнашуын билгеләп үтте, бу Идел буенда логистика үзәген уңышлы үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу кысаларында делегатлар республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына ярдәм чараларын, компания иңтыяҗлары өчен белгечләр әзерләү максатларында мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек, шулай ук компаниянең Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнде.

Бүген OZON компаниясе делегациясе "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгында да булды, аның инфраструктурасы һәм гамәлдәге резидентларның төзелеш эшләре барышы белән танышты. OZON компаниясенең Россиядә иң эре интернет-сәүдә мәйданчыкларының берсе булуы билгеләп үтелде, анда 23 категориядә 1,6 млн.нан артык тауар тәкъдим ителгән. 2018 ел азагына компания Тверь өлкәсендә флагман фулфилмент-фабрикасын һәм төбәкләрдәге фулфилмент- һәм сортировкалау үзәкләрен кертеп, 100 мең квадрат метрлык фулфилмент-инфраструктура белән эш иткән.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International