Алтай крае һәм Татарстан Республикасы: уңышлы тәҗрибәләр алмашу буенча хезмәттәшлек

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Алтай крае делегациясе булды.

Министр Фәрит Габделганиев очрашуда катнашучыларны республиканың социаль-икътисадый һәм инвестицион үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул Татарстан белән Алтай краеның тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

"Безнең төбәкләр 2012 елда Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады һәм хәзерге вакытта перспективалы инвестицион һәм инновацион юнәлешләр, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү тәҗрибәләре буенча тәҗрибә алмашуда уңышлы хезмәттәшлек итә. Бүгенге визит хезмәттәшлегебезне өстәмә активлаштыру өчен искиткеч мөмкинлек булачак", - дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.

Делегатлар Татарстанның инвестицион үсеш, электрон сәүдә мәйданчыклары эше, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү перспективаларын өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International