ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Чүпрәле районының җитештерү объектларында булды

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды. Визит барышында министр муниципаль берәмлекнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырды, предприятиеләрне карап чыкты, шулай ук Икътисад министрлыгының аларны хәл итүдә катнашуын таләп итә торган берничә мәсьәлә ачыкланды.

Чүпрәле муниципаль районында авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсе булды һәм шулай булып кала да, шуңа күрә район башлыгы Марат Гафаров белән бергә икътисад министры беренчеләрдән булып ашлык эшкәртү һәм саклау буенча «Государев Амбар» предприятиесендә булды. Предприятие районның иң эре, система барлыкка китерүче сәнәгать объекты булып тора. Хәзерге вакытта предприятиедә 238 кеше эшли, министр алар белән дә очрашты. Мидхәт Шаһиәхмәтов хезмәткәрләрнең профессиональлеген һәм җайга салынган эшен югары бәяләде, алар ярдәмендә күп еллар дәвамында «Государев Амбар» Татарстанның сәнәгать потенциалын саклап калуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Алга таба Мидхәт Шаһиәхмәтов икмәк, камыр һәм кондитер ризыклары җитештерә торган «Хлебозавод» АХҖК предприятиесендә булды, анда кооператив рәисе белән бергә җитештерү мәйданнарын карады, алар күптән түгел модернизацияләнгән булган: производствода реконструкция уздырылган, заманча җиһазлар сатып алынган.

Шулай ук икътисад министры «Цеолиты Поволжья» компаниясе директоры белән дә очрашты. Предприятие Россия Федерациясендә цеолит токымнарның иң эре Татар Шатрашаны чыганагы рәвешендәге чимал базасына ия, Россиядәге барлык запасларның 13%ы аның өлешенә туры килә. Компания цеолит таба һәм аннан продукция җитештерә: товарларны төргәкләүгә кадәр – тулы цикл оештырылган. Предприятие сату базарын киңәйтү һәм яңа партнерлар җәлеп итү турында планлаштыра, ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының реклама аша яктырту һәм продукцияне сертификатлауга юнәлдерелгән программасы моңа ярдәм итәчәк. Предприятие программада катнашу өчен гариза әзерләгән инде.

Эш сәфәре барышында министр шулай ук «Чүпрәле» сәнәгать паркын да карады. Паркның гомуми мәйданы 19,1 гектар. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы территориясендә 7 резидент урнашкан, шулай ук тагын 3 резидентны урнаштыру турында сөйләшүләр алып барыла. Сәнәгать паркында электр челтәрләренең куәте җитмәү проблемасы бар. Бу проблема Икътисад министрлыгы тарафыннан хәзер эшләнә торган икътисадны торгызуга юнәлдерелгән кризиска каршы чараларның икенче пакетында чагылыш тапты.  Кризиска каршы чараларның икенче пакеты программаларыннан берсе – сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары идарәче компанияләре, резидентлары өчен инженерлык инфраструктурасын, биналар һәм корылмалар төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә займнар бирү.

Эш сәфәре ахырында Мидхәт Шаһиәхмәтов районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда саналган табышка бердәм салымны гамәлдән чыгаруга, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Шулай ук электр энергиясенә тарифлар һәм микрокредитлаштыру һәм бизнеска ярдәм итүнең башка программаларына кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды.

Эшкуарлардан алынган кайбер сорауларны урында хәл итә алдылар, калган мәсьәләләрне икътисад министры эшкә алды.

Киләсе атнада министр шулай ук республиканың Нурлат һәм Спас районнарында булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International