KazanSummit 2021 кысаларында Рөстәм Сибгатуллин Кырым Республикасы делегациясе белән очрашты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый форумы кысаларында Кырым Республикасы икътисад министры Дмитрий Шеряко белән очрашты. Делегация Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында булды.

Эшлекле визит кысаларында Кырым кунаклары Татарстан Республикасы Эшкуар йортында булдылар, анда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре экскурсия үткәрде, үсеш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп программалар һәм бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Очрашу кысаларында яклар Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында фикер алышты. Кырымдагы коллегаларда кече һәм урта бизнес өчен ташламалы микрозаймнар кебек ярдәм инструменты аеруча кызыксыну уятты.

Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен түбәндәге микрофинанс программалары бар: «Перезагрузка» – барлык эшкуарлар өчен билгеләнгән заем, «Моношәһәрләр» – республика моношәһәрләрендә бизнес алып баручы эшкуарлар өчен, «Үсеш» – инвестиция проектларына багышланган, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен – «Экспортер», «Социаль эшкуар» – социаль өлкә бизнесы өчен һәм «Үзмәшгульләр» займы «һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итү өчен каралган.

«Без хезмәттәшләр белән инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлыкны үстерү буенча эшләнгән тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәрвакыт шат, бу исә бөтен ил территориясендә бизнес алып баруга тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, безгә Россия регионнарының релевант тәҗрибәсе дә кызыклы. Без Татарстанда илнең башка субъектларының нәтиҗәле идарә карарларын, дөнья тенденцияләрен апробацияләргә һәм җайлаштырырга әзер», – дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин.

Белешмә: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды – кече һәм урта эшкуарлыкка һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен төзелгән коммерциясез оешма, үсешнең барлык стадияләрендә бизнеска ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән программаларны, проектларны һәм чараларны финанслау белән шөгыльләнә. Фонд финанс һәм финанс булмаган хезмәтләр күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International