Татарстан экспортеры Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан еллык 0,1 % белән микрозайм алды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстаннан полипропилен торбалар, фитинглар, стрейч-пленкалар һәм җылыткычлар җитештерә торган «Симпл» ҖЧҖ Республика Икътисад министрлыгыннан иң аз процент – 0,1 % белән микрозайм алды.

«Симпл» ҖЧҖ компаниясе «Түбән Кама» сәнәгать паркы резиденты булып тора. Оешма полипропилен торбалар һәм дөнья стандартларына туры килә торган һәм барлык кирәкле сынауларны, сыйфат сертификаты үткән башка продукция җитештерүдә махсуслаша.

Агымдагы елның гыйнварында компания Казахстан Республикасына җылыткыч бирүгә үзенең беренче экспорт контрактын төзеде. Сатып алучы Шымкенттан «МХМ групп» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте булды, контракт суммасы 1, 017 млн доллар тәшкил итте. Нәкъ менә экспорт килешүенең зур суммасы иң түбән ставка – еллык 0,1 % белән 5 млн сум күләмендә заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Экспорт үсеше» микрозаймы шартлары нигезендә, КУЭ ның экспорт юнәлешле субъектлары, төзелгән экспорт контракты суммасына карап, 0,1 % тан 9,5 % ка кадәр процент ставкасы белән 3 елга кадәр вакытка 300 меңнән 5 млн сумга кадәр алырга мөмкин.

Микрофинанс продуктының уңайлы шартлары республика эшкуарларына үзләре җитештергән продукцияне сату өчен яңа базарлар табарга һәм төзелгән экспорт килешүләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, микрозайм санкция басымы шартларында республика ярдәм чаралары пакетына керде. Ташламалы ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шулай ук эшкуарлар өчен төп бурычны түләүне 6 айга кадәр кичектерү дә каралган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 60 % ы күләмендә поручительлек бирә.

Микрозаймнарга гаризаларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды кабул итә. Гаризаны шулай ук ФАСТТРЕК.РФ порталы аша онлайн яки «КФҮ бизнес өчен»гә һәм Фондның төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Төбәк вәкилләренең элемтә өчен мәгълүматларын https://fpprt.ru/сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга мөмкин.

Бизнеска ярдәм итү буенча бу һәм республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча консультацияне 8 (843) 524-90-90телефонына шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International