ТР Икътисад министрлыгында 2022 елда эшче төркемнең йомгаклау утырышы узды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Икътисад министрлыгында 2022 елда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә йомгаклау утырышы узды.

Утырышта 2022 елга эшче төркем кысаларында йомгак ясалды, шулай ук 2023 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2022 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу йомгаклары, муниципаль берәмлекләр башлыкларының 2023 елда Татарстан Республикасы Президенты катнашындагы атналык киңәшмәләрдә чыгышлары һәм 2023 елга Республика маркетинг үзәге эше кысаларында бурычлар.

Эшче төркем 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефть бәяләренең һәм доллар курсының үзгәрүчәнлеге белән бәйле вәзгыять какшау шартларында оештырылды. Агымдагы елда (Икътисад министрлыгының 2022 елның 18 мартындагы 96 боерыгы белән) эшче төркем тышкы санкция басымының моңарчы күрелмәгәнчә көчәйтелүе шартларында оператив чаралар күрүгә юнәлдерелде.  Быел эшче төркемнең 59 утырышы уздырылды, алар кысаларында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларын тормышка ашыруга оператив мониторинг һәм контроль алып барылды һәм төрле юнәлешләр буенча тиешле чаралар күрелде.

«Эшче төркем эшчәнлеге, беренче чиратта, безнең предприятиеләрнең проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелде. Эшче төркем кысаларында барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча предприятиеләр белән берлектә конкрет чаралар эшләнде», – диде министр.

Алдагы 2023 елга төп бурыч – моңарчы күрелмәгәнчә санкция басымын көчәйтү шартларында – макроикътисади стабильлекне, икътисадның тотрыклылыгын һәм гражданнарның тормыш сыйфатын тәэмин итү икәнлеге билгеләп үтелде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем әгъзаларына агымдагы елда актив эшләгән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук 2023 елга бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International