Татарстанның инновацион һәм технологик компанияләре «КУЭ» Корпорациясе» АҖ ярдәмен алачак

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында югары технологияле, инновацион субъектларга («газель»ләргә) ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар каралган. 

Югарыда күрсәтелгән проектларга ирешү өчен, «КУЭ» Корпорациясе» АҖ инновацияләр өлкәсендәге үсеш институтлары белән берлектә Инновацион компанияләргә – «газель»ләргә ярдәм программасын һәм Технологик компанияләргә ташламалы кредит бирү программасын эшләде. 

Компанияләргә – «газель»ләргә – ярдәм итү программасында катнашу өчен, оешма түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

  • кече һәм урта эшкуарлык субъекты булып тора;
  • ким дигәндә 3 ел эшчәнлек алып бара;
  • соңгы 3 елда керемнәрнең уртача еллык үсеш темплары ким дигәндә 20 %; 
  • эшчәнлек төре монда танышырга мөмкин булган өстенлекле тармакларга туры килә;
  • оешманың интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларын раслый торган документлары бар.

«Газельләргә» ярдәм итү программасы кысаларында катнашучыларга түбәндәге ярдәм чаралары бар:

  • отышлы шартларда 3 % тан кредитлар;
  • үз тәэмин ителеше җитмәгән очракта – гарантия ярдәме;
  • 6 % тан башлап ташламалы лизинг программалары;
  • инновацияләргә ярдәм итү Фонды, Россия экспорт үзәге һәм башка үсеш институтлары грантлары;
  • иң зур заказчыларның сатып алу планнарына керү мөмкинлеге;
  • тышкы икътисади шчәнлек мәсьәләләре буенча консультацияләр;
  • «КУЭ» Корпорациясе» АҖ укыту программаларында катнашу.

Шулай ук Шулай ук «2022-2024 елларда кече һәм урта эшкуарлыкның югары технологияле, инновацион субъектларына ташламалы ставка буенча бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрне каплауга «Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм банкы» акционерлык җәмгыятенә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре» 2022 елның 25 мартындагы 469 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча кредит бирү программасы эшли башлады.

«КУЭ» Корпорациясе» АҖ «КУЭ Банк» АҖ белән берлектә ташламалы ставка буенча кредит бирү программасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль бюджеттан аның өлешен субсидияләү хисабына 3% тан да артмаган ставка буенча кредит бирү каралган.

Кредит максатлары: инвестиция һәм әйләнешне тулыландыру чаралары.

Кредит вакыты – 3 елга кадәр.

Кредит күләме– 500 млн сумга кадәр. 

Ташламалы ставка буенча кредит бирү программасында катнашу өчен, оешма түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

  • кече һәм урта эшкуарлык субъекты булып тора;
  • соңгы календарь елында керем күләме 100 млн сумнан ким булырга тиеш түгел; 
  • соңгы 3 елда керемнәрнең уртача еллык гомуми үсеш темплары – ким дигәндә 12 %;
  • эшчәнлек төре монда танышырга мөмкин булган өстенлекле тармакларга туры килә;
  • оешманың интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларын раслый торган документлары бар;
  • компанияне югары технологияле инновацион дип билгеләү турында «КУЭ» Корпорациясе» АҖ каршындагы Эксперт советы бәяләмәсе булу.

«Газель»ләргә ярдәм программасында һәм ташламалы ставка буенча кредит бирү программасында катнашу өчен, гаризаны https://innov.corpmsp.ru/ сайтында һәм Цифрлы платформа аша да бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International