Татарстан бизнесына интеллектуаль милек объектларын халыкара сертификацияләү һәм саклау турында сөйләячәкләр

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге 28 мартта 10.00 сәгатьтә эшкуарлар өчен «Интеллектуаль милек объектларын техник җайга салу (халыкара сертификацияләү) һәм саклау» темасына вебинар үткәрәчәк.

Вебинар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтә.

Вебинар экспертлары:

· «СЕРКОНС» ҖЧҖ компаниясенең Үсеш буенча директор урынбасары Котов Илья товарны халыкара базарларга чыгару өчен сертификацияләү процедурасы турында сөйләячәк;

· «СЕРКОНС» ҖЧҖ сертификация департаменты җитәкчесе урынбасары Юрий Мошков –продукциянең Таможня берлегенең Техник регламентына туры килүен раслау буенча хезмәтләр күрсәтүчене сайлауның база критерийлары турында;

· «Татарстан ЦНТИ» ТР ДУП патент белгече Гуцал Алена интеллектуаль милек, аңа хокукларны рәсмиләштернең ни өчен мөһимлеге турында сөйләячәк.

Чарада катнашу өчен 2023 елның 28 мартына кадәр РФКУЭның Цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк. «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272). 

Эшкуарлар экспортка чыгу турындагы сорауларын ТР «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкиннәр: +7 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International