Мидхәт Шаһиәхмәтов партнерлык финанслары буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында партнерлык (ислам) финанслары буенча түгәрәк өстәл утырышы узды, аның барышында базарда катнашучылар гамәлгә ашырыла торган партнерлык финанс продуктлары турында сөйләделәр, ә катнашучы төбәкләр вәкилләре Башкортстан, Чечня һәм Дагыстаннан регионнарда партнерлык финанслары буенча эксперимент барышы турында хәбәр иттеләр. 

Министр искәрткәнчә, Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла, ислам финанслары принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. Бүгенге көндә кайбер кредит һәм финанс оешмалары партнерлык финанслары өлкәсендә хезмәтләр күрсәтәләр. Шул ук вакытта финанс базарының әлеге сегментын үстерү системалылыкны һәм аны көйләү сыйфатын арттыруны, шулай ук партнерлык һәм традицион финансларны гамәлгә ашыру шартларын тигезләүне таләп итә.

Экспериментны гамәлгә ашыру өчен Россия Банкы экспериментта катнашучыларның эшчәнлеген көйләү һәм күзәтү өчен берничә тиешле норматив документларны эшләгән. Шул исәптән махсус реестрны алып бару тәртибен билгеләүче күрсәтмәләрне дә әзерләгән, анда кертелгәннән соң оешмалар партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашалар. Республиканың ике оешмасы бүгенге көндә Үзәк банк реестрына кертелгән, тагын 3 гариза карала. Мидхәт Шаһиәхмәтов базарда катнашучыларны да реестрга максималь кертү кирәклеген билгеләп үтте.

Министр билгеләп үткәнчә, октябрьдә Икътисад министрлыгы тарафыннан халык һәм бизнес вәкилләренең партнерлык (ислам) финанслары продуктлары турында җитәрлек мәгълүматлы булмавын күрсәткән социологик тикшеренүләр үткәрелгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов активрак мәгълүмати эш кирәклеген белдерде.

Экспериментны уңышлы тормышка ашыру өчен республикада эксперимент чорына партнерлык финансларын үстерү буенча чараларның җентекле планы формалаштырылган. Юл картасы партнерлык финанслары өлкәсендә халыкның һәм бизнесның мәгълүматлылыгын һәм финанс грамоталылыгын арттыруны, белгечләр әзерләүне, норматив көйләү буенча тәкъдимнәр кертүне, базарны һәм финанс инфраструктурасын үстерүне, партнерлык финанслары принципларында проектларга инвестицияләр җәлеп итүне, шулай ук халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүне үз эченә  ала.

Ахырда Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, эксперимент нәтиҗәсе һәм Россиядә партнерлык (ислам) финансларының алга таба үсеше башка сынау төбәкләре белән берлектә эшләүгә бәйле. Ул шулай ук әлеге финанс секторын актив үстерү өчен хокукый норматив база булдыру буенча тәкъдимнәр формалаштыру зарурлыгын да билгеләп үтте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International