Татарстаннан гаилә кондитерлыгы җитештерүне киңәйтүгә КУЭ илкүләм проекты буенча финанс ярдәме алды

2024 елның 19 апреле, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Гаиләм» гаилә кондитерлыгы җитештерүне масштаблаштыру өчен 5 млн сум күләмендә ташламалы финанслар алды. 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды еллык 5,5 процент белән уңайлы шартларда финанслар бирде. Алынган акчаларны компания үзенең җитештерү бинасын төзүгә һәм бизнесны үстерүгә юнәлткән. 

2018 елдан гаилә кондитерлыгы продукциясе «Гаиләм» бренды белән чыгарыла. Компаниянең төп сыйфаты – кондитерлык әйберләре өчен продуктларның натуральлеге.

Җитештерү күләмен арттыру һәм җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү өчен кондитерлык Татарстанда Эшкуарлыкка ярдәм итү институтларына мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2023» ташламалы продукты кысаларында поручитель булып чыгыш ясады һәм компания төбәкнең Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан 5 млн сумлык  «Содействие» микрозаймын рәсмиләштерә алды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы үсеш институтларының комплекслы ярдәме белән компания гаилә кондитерлыгы янында үз бинасын төзи башлады, ул офис, җитештерү һәм склад бинасы буларак кулланылачак. Бинаның бер өлеше арендага бирү өчен планлаштырылган.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала, шулай ук телефоннар буенча:   +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Бизнеска ярдәм итүнең башка программалары турында телефон аша консультация алырга мөмкин: +7(843) 524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эшкуарларга ярдәм республика Икътисад министрлыгы карамагындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International