Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эшмәкәрләр өчен семинар булды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 15 мартында эшмәкәрлекне яклауга юнәлтелгән масштаблы чара - «223-ФЗ Федераль законы буенча юридик затларның сатып алуларының аерым төрләрендә МСП субъектларының катнашуы» семинары булды. Семинар Министрлык белән бергә «МСП Корпорациясе» АҖ, «МСП Банк» АҖ һәм «НК «Роснефть» ПАҖ катнашында оештырылды. Күрсәтелгән оешмалар вәкилләреннән тыш чарада Министрлыкның ведомствога караган учреждениеләре җитәкчеләре  – «ТР дәүләт заказы буенча Агентлыгы» ДУП,  «Эшмәкәрлекне яклау фонды» НО, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды»НО каташты.

Семинарда Татарстан кече һәм урта бизнесының 200дән артык вәкиле катнашты.

Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. «МСП Корпорациясе» АҖ исеменнән Генераль директор урынбасары Наталья Коротченкова, МСП субъектларын зур сатып алулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча МСП субъектларына сатып алуларда информацион һәм методик ярдәм дирекциясе җитәкчесе урынбасары Наталья Битюкова чыгыш ясады.

Семинар барышында МСПны кредит-гарантия яклавы Департаментының идарәче директоры Константин Кузнецов чыгыш ясады. Ул МСП субъектларына «МСП Банк» АҖ финанс яклавы чараларын тәкъдим итте.

Болардан тыш,  «НК «Роснефть» ПАҖ тәэмин итү Хезмәтенең планлаштыру, автоматлаштыру һәм нәтиҗәлелек Департаменты директоры урынбасары Ольга Паршакова компаниянең сатып алу эшчәнлеген оештыру турында сөйләде, ә «ТЭК-Торг» ЯАҖнең генераль директоры Дмитрий Сытин МСП субъектларының «Роснефть» НК ПАҖнең сатып алу процедураларының ТЭК-Торг электрон сәүдә мәйданчыгында катнашу үзенчәлекләрен ачты.

«ТР дәүләт заказы буенча Агентлыгы» генераль директоры Яков Геллер кече һәм урта бизнесның дәүләт заказларында һәм зур заказчылар сатып алуларында катнашуын гадиләштерү буенча Министрлык белән Агентлык бергә эшләгән электрон ресурсларын күрсәтте.

Чараның модераторы «МСП Корпорациясе» АҖ генераль директоры Киңәшчесе Виталий Машков булды.

Семинар ахырында «сорау-җавап» форматында сессия үткәрелде һәм спикерлар сатып алуларда катнашу, гарантияле яклау алу, шулай ук гамәлдәге законнар  мәсьәләрендә эшмәкәрләргә өстәмә аңлатмалар бирде.

Исегезгә төшерәбез,Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р күрсәтмәсе белән расланган, 2011 елның 18 июлендәге  Татарстан Республикасы заказчыларының «Юридик затларның аерым төрдәге товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулары турында» 223-ФЗ җиде  Федераль законы белән көйләнгән сатып алулар планнары проектларына ярашлы рәвештә бәяләү үткәрү буенча Татарстан Республикасында вәкаләтле орган булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International