Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында интеллектуаль милек идарәсе мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасы предприятиеләрендә интеллектуаль милек идарәсе мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы зур һәм урта предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Әлеге чара кысасында «Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базары үсеше» юл картасы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды .

Презентацияләр белән «Татарстан ЦНТИ» ДУП генераль директоры урынбасары  Радий Сәлимов һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының    интеллектуаль милек буенча комитеты рәисе урынбасары   Адель Исламов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International