Татарстан җитештерүчеләре белән “Леруа Мерлен” компаниясе бер адымга якынлашты

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында эре сәүдә челтәрләре аша үз продукцияләрен сатуга максат тотучы республика эшкуарлары “Леруа Мерлен” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуның оештыручылары – Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды.

Эшкуарлар “Леруа Мерлен” компаниясенең сорсинг буенча директоры Руслан Хакалодан җиткерүчеләрне сайлап алганда челтәр таянып эш итә торган принциплар, продукцияне җиткергәндәге өстенлекләр турында мәгълүмат, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шундый сорауларның берсе – түләүне уртача 75 көн тәшкил итә торган чорга кичектерү. Еш барлыкка килә торган касса аермалыгы аркасында эшкуарлар бу проблеманы сәүдә челтәрләренең эшенә комачаулый торган төп каршылыклар рәтенә кертә.

Үз чиратында, товар җитештерүчеләр өчен файдалы шартларда сәүдә челтәрләренә җиткергәндә барлыкка килә торган касса аермалыгы мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан факторинг хезмәте тормышка ашырыла.

Факторинг эшкуарларга клиент белән төзелгән җиткерү шартнамәсен күрсәткән очракта 12%лы ставка буенча 180 көнгә кадәр чорга 50 миллион суга кадәр тиз арада финанс алу мөмкинлеген бирә. Мондый финанс чарасыннан, эшчәнлек төре нинди булуга бәйсез рәвештә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары да, шәхси эшкуарлар да, юридик затлар да файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International