Икътисад министрлыгында атна саен үткәрелә торган ВКС-киңәшмәдә беренче чиратта кирәкле товарларга бәяләр үсешен контрольдә тоту турында фикер алыштылар

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп тема – беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләр үсешен контрольдә тоту.

Икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган атнада Россия Федерациясе Президенты тарафыннан икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә кысаларында керемнәр кимү шартларында азык-төлек продуктларына, аерым алганда, шикәр комына, көнбагыш маена, онга, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр арту темасы күтәрелгән, һәм бу мәсьәләне атна дәвамында азык-төлек базарында хәл итү йөкләмәсе бирелгән.

Азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыклыландыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе берничә карар чыгарган.

Беренчесе – азык-төлек товарларына бәяләр артуны булдырмауга юнәлдерелгән кирәкле норматив хокукый актларны кабул итү. Федераль дәрәҗәдә беренче чиратта кирәкле продуктларга бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирүче берничә норматив хокукый акт кабул ителгән.

Икенчесе – социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр үзгәрүгә мониторинг һәм оператив җавап бирү белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эшче төркемне раслау.

Өченчесе – вице-премьерлар белән оператив киңәшмәләр кысаларында база азык-төлек кәрҗиненә бәяләр белән бәйле вәзгыять турында атналык докладлар кертелгән.

Дүртенчесе – социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы системасын булдыру, шул исәптән Росстат һәм Федераль салым хезмәте мәгълүматларын исәпкә алып, һәм контроль-касса техникасының яңа системасы мөмкинлекләрен кулланып мониторинглауны тәэмин итү өчен бердәм структуралы белешмә-социаль әһәмиятле товарлар каталогын булдыру буенча «юл картасын» әзерләү планлаштырыла.

Көн тәртибенә куелган беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләр үсешен контрольдә тоту мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Эшче төркемнең чираттагы утырышы иртәгә узачак. Аның кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге хезмәт базарындагы вәзгыять турында чыгышы планлаштырылган, эшкуарларның ЕНВД режимыннан салым салуның башка режимнарына күчүе, шулай ук Алексеевск, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч һәм Түбән Кама районнарының 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итү проблемалары һәм хәвеф-хәтәрләре турында сүз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International