ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренә бер көнлек эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «ЗаряД» хоккей кәшәкәләре заводы мәйданчыгын карады. Сәфәр кысаларында министр яңа эш урыннары төзүгә уңай бәя бирде һәм җитештерүгә күпме кеше җәлеп ителгәнлеге һәм аларның нинди шартларда эшләүләре белән кызыксынды.

 

RAEX (Эксперт РА) рейтинг агентлыгы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрофинанс оешмасының «Ышанычлылыкның бик югары дәрәҗәсе» А+.mfi дәрәҗәсендәге ышынычлылык рейтингын раслады.

 

Бүген Россия МКФХнең  Укыту-методик үзәгендә («Болгар» конференц-залында)  Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең (алга таба – ТР буенча МКФХИ) Иҗтимагый-консультатив советының  республикада көндәшлелекне  үстерү темасына багышланган чираттагы утырышы узды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 июнендәге  1257р номерлы боерыгы белән «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү  концепциясе (алга таба - Концепция) хупланды.

 

2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Биржа мәйданчыгы уңай көндәшлелек мохитен формалаштыру инструменты буларак» дигән темага киңәшмә уздырылды.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391нче боерыгына ярашлы рәвештә, республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы (алга таба – Конкурс) башланды.

 

2016 елның 21 маеннан 26 июненә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының икенче модуле (алга таба – Программа) уздырыла.

 

Хәзерге вакытта  Татарстан Республикасының кайбер районнарында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Юл сервисы күпфункцияле комплексларының 4PL-операторын төзү турында 2016 елның 17 маендагы 868-р номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, юл сервисының күпфункцияле комплексларын (йөкләрне эстафеталап тапшыру мәйданчыгы) формалаштыру сораулары эшләнелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев Татарстанда «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү  турындагы боерыкны имзалады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International